Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ профессоры 50 мең сум пенсия алу өчен күпме акча эшләргә кирәклеген аңлатты
50 мең сум пенсия түләсеннәр өчен хезмәт хакының күләме кимендә 130 мең сум тәшкил итәргә тиеш һәм 45 ел дәвамында шундый керем алырга кирәк. КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«50 мең сум күләмендә пенсия алу өчен 300 пенсия баллы тупларга кирәк. Әгәр кеше 40-45 ел эшләсә һәм шушы вакыт эчендә хәзерге кебек 130-150 мең сум хезмәт хакы алса, бу мөмкин әйбер», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта икътисадчы сүзләренчә, хезмәт хакы тулысынча ак булырга, эш бирүче аннан Социаль фондка взнослар түләргә тиеш.
«Моннан тыш, урта ранглы дәүләт хезмәткәрләренең (хәрбиләр, судьялар, прокурорлар) шундый пенсиясе булырга мөмкин», – дип сүзен төгәлләде икътисадчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз