Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ професоры Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачагын әйтте
«Һава температурасы күтәрелә, басым кими, бераз гына явым-төшем булырга мөмкин», — диде Юрий Переведенцев.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 31 декабрь-1 гыйнвар көннәрендә Казанда уртача -8,-9 градус салкынлык көтелә. Бу хакта «Татар-информ»агентлыгында матбугат конференциясендә КФУ профессоры Юрий Переведенцев сөйләде.
«Һава температурасы күтәрелә, басым кими, бераз гына явым-төшем булырга мөмкин. Һава температурасы норма тирәсендә булачак», — диде профессор.
Ул соңгы йөз еллыкта иң салкын Яңа ел төне 1978 елда булганын искәртте. «1979 елны каршы алганда Казанда 44 градус салкын, аэропорт тирәләрендә хәтта 47 градус суык иде», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз