Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ предприятиеләр өчен радиоэлектрон көрәш чарасы чыгарырга җыена
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин әйтүенчә, 2027 елга Казан федераль университеты биш мең радиоэлектрон көрәш чарасы чыгарырга ниятли. Алар кече һәм урта предприятиеләрне җиһазландыру өчен тотылачак.
«Быел без кече һәм урта предприятиеләрне радиоэлектрон көрәш системалары белән тәэмин итү өчен пилотсыз очу аппаратларын автомат рәвештә ачыклау системасын булдыруда шактый алга киттек. Университет быел аэрокосмос тармагы предприятиеләре һәм оборона сәнәгате ихтыяҗлары өчен кайбер алдынгы проектларны гамәлгә кертү турында килешүгә иреште», - диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында.
Проректор югары уку йортының яңа проектлары пилотсыз һава чараларын мониторинглау һәм саклау системасы, оча торган аппарат бортындагы акустик тавышларны диагностикалау белән бәйле булачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз