news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ политологы: Хуҗабикәләрне үзмәшгуль буларак салым түләргә мәҗбүр итмиләр

Дәүләт Думасы депутаты хуҗабикәләргә үзмәшгуль буларак салым түләтергә тәкъдим иткән иде.

КФУ политологы: Хуҗабикәләрне үзмәшгуль буларак салым түләргә мәҗбүр итмиләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Хуҗабикәләргә үзмәшгуль буларак салым салырга тәкъдим иткән Дәүләт Думасы депутаты инициативасын «Бердәм Россия» партиясе тәнкыйтьләде. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков хәбәр итте.

«Барлык нюансларын исәпкә алып, «Бердәм Россия» кискен тәнкыйть белән чыгыш ясады һәм алар моны [хуҗабикәләргә салым салу] хупламаячак. Ә законның үтүе фракциянең аңа ничек җавап бирүенә бәйле», - диде Большаков.

Элегрәк «Бердәм Россия» әгъзасы Сергей Вострецов хуҗабикәләр өчен салым кертү инициативасы белән чыккан иде. Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаев Вострецовның тәкъдимен хупламады, дип яза федераль массакүләм мәгълүмат чаралары.

«Мин тәкъдим керткән депутатның логикасын аңлавымча, ул элеккеге фикер алышуларда катнашмаган [өйдә утыручы эшлиме-юкмы һәм нинди дә булса оешма белән бәйлеме икәнлеген тикшерү] һәм ул дәүләткә керем кертердәй чираттагы урын табарга карар кылган», - дип өстәде фәннәр докторы.

Политолог, Вострецов тәкъдим иткән закон проектын бюджет өлкәсенә, ягъни Россия гражданнарына пособиеләр, стипендияләр һәм пенсияләр түләүгә тотылачак өстәмә керемнәр эзләү ысулы дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100