news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ музеенда Россия тарихында беренче булып чыккан татарча-русча сүзлек тәкъдим ителде

Фәнни китапханәнең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге күргәзмәсе Туган тел көненә багышланды.

КФУ музеенда Россия тарихында беренче булып чыккан татарча-русча сүзлек тәкъдим ителде
Владимир Васильев

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның тарих музеенда “Халыкның үлемсезлеге – аның телендә” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда иң уникаль хезмәт булып 1785 елда чыккан "Татарча-русча сүзлек" тәкъдим ителде. Аны татар галиме Сәгыйть Хәлфин язган.  Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә китапханәче Гөлшан Мирдиянова сөйләде.

Сәгыйть Хәлфиннең хезмәте 1785 елда кулъязма рәвешендә язылса, 1809 елда чыккан Ибраһим Хәлфиннең “Шаһин Шаһның Казан гимназиясендә Казан төрки вә хат гарәби үгрәтелә торган әлифба илә кечкенә төрки нәхү вә сарфыдыр” дигән хезмәте “Азия типографиясендә” бастырыла.

“Ибраһим Хәлфинның әлеге дәреслеге рус кешеләренә татар телен өйрәнү өчен чыгарылган беренче китап. Ул рус дәүләт оешмаларында татар телен өйрәнгән дәвердә бик популяр була”, - диде Гөлшан Мирдиянова.

“XIX гасырның икенче яртысында мәктәп-мәдрәсәләрдә реформалаштыру барлыкка килә, саф татар телендә әлифбалар, грамматика китапларына ихтыяҗ туа. Шуңа күрә дә Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов кебек галимнәр татар телендә грамматика, морфологияне өйрәткән кагыйдәләр яза. Алар да безнең күргәзмәдә урын алган”, - диде ул.

  • XIX гасырның беренче яртысында китаплар әле иллюстрацияләнмәгән, коры текст белән генә басылган. “XX гасыр башында без дәреслекләрнең кара-ак төстә чыгуын күрәбез, инкыйлаб чорыннан соң татар дәреслекләренең яңа этабы башлана. Монда без төсләр куллану, телнең латин графикасына күчүен күзәтәбез”, - диде китапханәче.

Күргәзмәнең максаты – татар теленең фәнни яктан өйрәнелү тарихын күрсәтү. Нигездә, күргәзмәдә татар теле буенча әлифбалар, татар теле грамматикасы буенча төрле елларда чыккан дәреслекләр куелган. Дәреслекләр КФУның Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана. Китапханәче сүзләренчә, аларны бары бер-ике айга гына ачык күргәзмәгә чыгарырга ярый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100