news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галимнәре Мөхәммәт Мәһдиевнең музеена бардылар һәм каберен зиярәт кылдылар

КФУ галимнәре Мөхәммәт Мәһдиевнең музеена бардылар һәм каберен зиярәт кылдылар
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

11 октябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең галимнәре Мөхәммәт Мәһдиевнең әдәби музеена барды һәм каберен зиярәт кылды. Әлеге чара Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан университетта белем биргән галимнәр һәм язучыларны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелә.

Музей җитәкчесе Халидә Габидуллина Мөхәммәт Мәһдиевнең әдәби музее Арча районы Гөберчәк авылында урнашкан туган йорты территориясенә кертелеп, 1996 елда оештырылды, дип сөйләде. «Мөхәммәт Мәһдиев васыятнамәсендә: «Мин үлгәннән соң, туган нигеземне әдәби музей итеп эшләсәгез иде», – дип әйтә. Әмма ул вакытта әдипнең туган нигезендә аның бертуган апасы Равия яши иде, ул 2001нче елда гына вафат булды. Шуңа күрә Мәһдиевләрнең туган йорты нигезе янында махсус агач бина төзелеп, музей итеп ачылды», – дип, сөйләде ул.

Музейда өч экспозиция бар. Һәрбер экспозициядә Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, бала чагы, әти-әнисе, туганнары һәм иҗатына кагылышлы әйберләр, документлар һәм фотолар тәкъдим ителгән.

«Музейга килгән кеше авыл халкына: «Сез Мәһдиевне кайсы яктан беләсез? Кем ул сезнең өчен?» – дип, сораса. «Ул безне юллы иткән кеше», – диячәкләр. Чөнки Мөхәммәт Мәһдиев шунда туып, Татарстан Республикасының халык язучысы исеменә ирешкән, һәм музее эшләгәнлектән, 2008-2009нчы еллар аралыгында безнең авылга асфальт юл килде. «Элек тә юк иде юллар, бүген дә юк юллар», – дип, яза Мөхәммәт абый. Әмма бүгенге көндә әлеге сүзләр актуальлеген югалтты», – ди Халидә Габидуллина.

Мөхәммәт Мәһдиев музеена килүче мөгалимәләр арасында аның шәкертләре дә бар иде. Аларның берсе – ул филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Йосыпова. Ул Мөхәммәт Мәһдиев белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты.

«Мөхәммәт Мәһдиев бик матур җырлый иде, һәм ул искиткеч матур дикциягә, сөйләм осталыгына һәм тел байлыгына ия булган кеше. Галим булмаган булса, талантлы артист булыр иде. Ул бик талантлы кеше иде, теләсә кайсы профессиядә эшли алган булыр иде. Әмма ул иң шәп укытучы булды», – дип искә алды ул.

Әлфия Йосыпова мөгаллименең бик зәвыклы киенүен дә билгеләп үтте. «Аның киенү рәвеше дә бик үзенчәлекле иде. Безнең укытучылар арасыннан беренчеләрдә булып чит илгә чыккан кеше буларак, ул бик затлы, модалы киемнәр алып кайта торган иде. Без аңа исебез китеп карап тора идек. Аның ямау салган кебек пиджагы бар иде, ул безгә: «Кызлар, сез Мөхәммәт Мәһдиевнең терсәге тишелгән дә ямау салган, дип уйламагыз, бу – модалы пиджак», – дия иде», – ди ул.

«Безгә – авылдан килгән татар баласына – ул белем белән бергә тормыш мәктәбе дә бирде. Чын татар зыялысының үрнәге иде ул. Аның үзенә күрә бер стиле бар иде, ул студентка китапта булган әйберне түгел, ә үзе эзләп тапкан яңа материалны бирә иде. «Сез алты томлыкны болай да укыйсыз, мин сезгә яңалык, яңа белем бирергә тырышам», – дия иде. Мөхәммәт Мәһдиев – бик үзенчәлекле, акыллы, гыйлемле, шул ук вакытта заманча кеше иде», – дип искә алды галимә.

Соңыннан КФУ галимнәре Мөхәммәт Мәһдиевнең каберен зиярәт кылдылар. Халык язучысының каберендә башта «галим» һәм аннын соң гына «язучы» диелгән. Мөхәммәт Мәһдиевнең кабер ташында үзен иң беренче чиратта «галим» дип язарга соравы васыятьнамәсендә әйтелгән була, ди галимнәр.

  • Мөхәммәт Мәһдиев – әдәбият галиме, Казан дәүләт университеты мөгаллиме, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.
  • Мөхәммәт Сөнгәт улы Мәһдиев 1929 елның 1 декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика институтын читтән торып тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетына аспирантурага укырга керә. Ул – 20 йөз башы әдәби тәнкыйтен, татарга хезмәт иткән мәдрәсәләр тарихын өйрәнгән һәм шул чор әдипләренең иҗатларына багышланган хезмәтләр язган галим. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев 1969 елда «Без – кырык беренче ел балалары» повесте кергән әсәрләр җыентыгын чыгара. Һәм шул елдан башлап күпсанлы романнар, повестьлар авторы буларак халык арасында таныла.
  • Казан дәүләт университетында доцент, әдәбият галиме укытучысы булып эшләү дәверендә Мөхәммәт Мәһдиев студентларга үз заманында тыелган гыйльми табышларын сөйли торган була. Шулай ук ул методист, дәреслекләр авторы, фольклорчы да. Әдәбият галиме Альберт Яхин белән берлектә Мөхәммәт Мәһдиев «Халык авыз иҗаты әсәрләрен системалы өйрәнү» дигән хезмәт бастыра. 1990 елның 1 декабрендә, 60 яшендә ул лаеклы ялга чыга. 1995 елның 14 июнендә Казанда вафат була. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина сөйләде.
  • Әлеге чаралар Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре һәм җитәкчелеге тарафыннан оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100