news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ метеорологы: Татарстанлыларны майда метеокүзәтүләр тарихында иң салкын ике төн көтә

Татарстанда экстремаль җылыга алмашка аномаль салкыннар килде. Республикада бу һәм алдагы төннәр май аенда барлык метеокүзәтүләр тарихында иң салкыны булырга мөмкин, дип белдерде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев.

«Алдагы төндә салкынлык буенча абсолют рекорд куелырга мөмкин. 1969 елда һава температурасы 3 майга каршы төндә -1,4 градуска кадәр төшкән. Бүген яки иртәгә бу рекорд куелырга мөмкин. Моннан тыш, кар яву ихтималы да бар», - дип хәбәр итте белгеч югары уку йортының медиапорталына.

Әүһәдиев сүзләренчә, май башы өчен +10,5 градус норма санала. Әмма хәзерге вакытта ул бу планкадан 6 градуска түбәнрәк. Көннәрнең кисәк суытуы Татарстанның антициклон тылында урнашуына бәйле. Республикага салкын һава агымнары Арктика диңгезләре акваториясеннән килде.

Белгеч билгеләп үткәнчә, 3 майда Татарстанда һава температурасы +6 градус тәшкил итәчәк, аннары температура акрынлап күтәрелә башлаячак. Әйтик, якшәмбе көнне температураның терекөмеш баганасы +11 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

Салкыннардан тыш, республикада яшәүчеләргә атмосфера басымының интенсив төшүеннән дә сакланырга кирәк.

КФУ белгече мәгълүматлары буенча, тулаем алганда майда һава торышы тотрыксыз булачак. Мисал өчен, икенче декада, киресенчә, аномаль җылы булыр дип көтелә. Шушы кискен каршылыклар аркасында уртача айлык температуралар норма чикләрендә булачак һәм +14,1 градус тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100