news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ метеорологы Татарстанда язгы һава торышы турында фаразларын әйтте

Казанда март аенда уртача температура – нормадан бераз югарырак, ә явым-төшем күләме нормага якын булачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына алдагы өч айда татарстанлыларны нинди һава торышы көтүе хакында сөйләде.

«Без Атлантика яки Урта диңгезнең циклон активлыгы йогынтысында булсак кына яз иртә киләчәк, бары тик алар гына җылылык һәм дым алып килә. Әгәр Себер антициклоны йогынты ясаса, яз соңарып киләчәк, яз башы салкын булачак», - дип искәртте ул.

Спикер мартның кыш ае булуын әйтте, чөнки әле һаман да тискәре температура өстенлек итә. Быел татарстанлыларга стандарт язга әзерләнергә кирәк. Температурадагы үзгәрешләр, атмосфера басымының кискен тирбәнеше яки басымның кисәк кимүе – боларның барысы да елның күчеш сезоннарына хас.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100