news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ метеорологы Татарстанда кабат салкын буламы икәнен әйтте

КФУ метеорологы Татарстанда кабат салкын буламы икәнен әйтте
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Татарстанга җылылык алып килгән Скандинавия антициклоны йогынтысында җәйге һава торышы урнашты һәм якын арада республикага салкыннар әйләнеп кайтмаячак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

География фәннәре докторы сүзләренчә, майның соңгы декадасы төбәктә нормадан өч градуска җылырак булып чыкты (ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, киресенчә, ул 3 градуска салкынрак булыр дип көткән иде – Т-и иск.).

Шул ук вакытта, Татарстанга яшенле яңгырлар алып килгән атмосфера фронты да республика территориясендә температура фонының түбәнәюенә китермәячәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, җәйнең беренче көнендә Татарстанда яңгыр һәм +29 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100