Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ метеорологы Сахара чүленнән комлы яңгырлар Татарстанга килеп җитмәячәген әйтте
Белгород һәм Кырым халкы Россиягә Африкадан килгән ком буранлы явым-төшемнәрне үзләрендә күргән. Бу тузан Татарстанга килеп җитү-җитмәү ихтималы турында «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде.
«Евгений Тишковец («Фобос» һава торышы үзәге белгече – Т-и иск.) тузан Үзәк Россиядә һава торышын бозарга мөмкин дип фаразлый. «Бу Сахара җиле тузаны, ләкин ул безгә килеп җитми», диде ул.
Шул ук вакытта спикер, чыннан да, мондый хәлләр була, дип билгеләп үтте. Соңгы тапкыр 2021 елда тузан давыллары безнең территориягә Казахстаннан килеп җиткән.
«Шуннан соң бездә явым-төшем булды, машиналарда шундый тузан катламы барлыкка килде. Ләкин бу юлы аны көтәргә кирәк түгел, чөнки бу һава агымнары безнең киңлекләргә үтеп керсә дә, ул көнбатыштарак булачак. Хәзерге вакытта Россиянең Европа өлешендә торган циклон бу тузанның атмосферадан юылуына ярдәм итәчәк», - диде Әүхәдиев.
Элегрәк Евгений Тишковец социаль челтәрләрдә Ливиянең Бенгази шәһәрендә ике тәүлек дәвамында уртача тузан давыллары күзәтелгәнен һәм күрү мөмкинлеге 200 метрга кадәр начарлануын хәбәр иткән иде. Күгәрек төсендәге тузан һәм атмосфера агымнары белән килгән ком кисәкчәләре Кара диңгез акваториясенә, 21-24 сәгатьтән соң Кырымга, Херсон, Запорожье өлкәләренә, ә 27 сәгатьтән соң Белгород өлкәсенә җитә.
Аннары тузанлы шлейф Үзәк Россия буйлап тарала, җомга көнне Идел буе җирләренә, ә шимбә көнне көньяк һәм урта Уралга барып җитә, анда комлы яңгырлар явачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз