news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ метеорологы Казанда март аенда аномаль җылылык турында кисәтте

Татарстан башкаласында якындагы декада җылы булачак, уртача температура климат нормасыннан дүрт градуска югары була. Ә якындагы биш көндә җылы аномалия 5-6 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Без антициклонның көнбатыш перифериясендә булабыз, аның үзәге Төньяк Казахстанда. Явым-төшемсез һәм кояшлы көньяк агымнары көтелә, чөнки антициклоннарда һәрвакыт кояшлы һава торышы була», - диде ул.

КФУ профессоры искә төшергәнчә, яз башында метеорологлар шартлы рәвештә уртача тәүлеклек һава температурасының ноль градус аша тотрыклы күчү һәм кар катламының эрү көнен кабул иткән. Казанда бу гадәттә 31 март-3 апрельгә һәм 9-11 апрельгә туры килә. Әмма быел уртача тәүлеклек температура мартның икенче декадасында 0дән күтәрелде.

«Җылылык чоры башлану дип һава температурасының 0 градустан тотрыклы күтәрелүе санала, ул биш тәүлек дәвамында саклана. Бу атнада мондый күчеш өч тәүлек рәттән дәвам итә. Якынча мәгълүматлар буенча, ял көннәрендә Казанда төнлә һава температурасы «минус» билгесе белән була, әмма фаразлар үзгәрергә дә мөмкин», - диде Переведенцев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100