news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ метеорологы Казанда май бәйрәмнәренә һава торышы турында сөйләде

КФУ метеорологы Казанда май бәйрәмнәренә һава торышы турында сөйләде
"Татар-информ" архивы, Михаил Захаров

Татарстан башкаласында май бәйрәмнәрендә һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасына якынлашачак. Ләкин салкын һава торышы кыска вакытлы була. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Майның беренче атнасында температураның кыска вакытка төшүе көтелә. Безнең территория аша салкын фронт узачак. Ләкин бу озакка бармаячак, аннары тагын җылыта. Берничә көндә генә уртача тәүлеклек температура климат нормасына якынлаша, ә аннары һава торышы кабат коры һәм җылы булачак», — дип аңлатты тикшеренүче.

Россия Гидрометеорологияүзәге фаразлавынча, майның беренче декадасында Казанда һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан дүрт градуска югарырак булачак, ул бу вакытта +11,7 градус тәшкил итә. Гомумән алганда, ай коры һәм җылы булачак.

«Әгәр һава торышының антициклонлы характеры сакланса, аномаль җылылык озакка сузылачак. Безгә хәзер Төньяк Атлантиканың циклонлы һәм явым-төшемле тәэсире кирәк, әмма алар безне читләтеп үтәләр», - дип өстәде Юрий Переведенцев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100