news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ метеорологы Казанда аномаль эсселекнең сәбәпләрен аңлатты

Татарстанга аномаль эссе һава торышы килде – апрель уртасында шторм кисәтүе игълан ителде. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына һава торышы аномалиясенең сәбәпләре, Казанга кайчан чын җәй киләчәге хакында сөйләде.

«Без Атлантик циклонның җылы секторына эләктек. Әлеге циклонның икенче өлешендә Санкт-Петербург урнашкан, анда кар ява һәм 2 градус җылы. Циклон бездән төньякка китә, шуңа күрә хәзерге вакытта Мәскәү һәм Санкт-Петербургта хакимлек иткән суыклар безгә килмәячәк», - диде ул.

КФУ профессоры сүзләренчә, климатның глобаль җылынуы сәбәпле һава торышы аномалияләре күзәтелә.

«Климатның глобаль җылынуы хәзер дә актив фазада, планетада температура фоны күтәрелә. Глобаль җылыну безнең төбәккә дә тәэсир итә, кышкы һәм язгы чорда бу йогынты аеруча зур», - диде Переведенцев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100