news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ метеорологы июль аенда Татарстанда һава торышы нинди булачагы хакында сөйләде

2024 елның июлендә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан югарырак булыр дип көтелә. Җәйнең икенче ае безнең төбәктә инде бишенче ел рәттән эссе генә түгел, коры да булыр дип фаразлана. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Әгәр Россия Гидрометеоүзәгенең фаразы расланса, Татарстанда һәм Казанда июль ае бишенче ел рәттән аномаль җылы булачак», - диде ул.

КФУ спикеры безнең төбәктә апрель аеның да биш ел буе аномаль эссе килүен билгеләп үтте.

«Бер ел элек апрель бик эссе булды, бу айда Казанда уртача температура +10,4 градус тәшкил итте. Быел апрельдә яңа температура рекордлары да куелуы ихтимал. Апрельдә инде биш ел рәттән шундый җылы һава торышы күзәтелә һәм татарстанлыларга моңа ияләшергә вакыт», - диде Әүһәдиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot