news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ метеорологы: Ике көн эчендә Казанда айлык нормага якын күләмдә кар явачак

КФУ метеорологы: Ике көн эчендә Казанда айлык нормага якын күләмдә кар явачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алдагы ялларда Татарстанга аномаль җылылык һәм явым-төшемнәр килә. Әгәр Россия Гидрометеоүзәгенең фаразы чынга ашса, ике тәүлек эчендә Казанда айлык нормага якын кар явачак. Бүген КФУ профессоры Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Безгә Төньяк Атлантикадан чираттагы циклон килә, нәтиҗәдә һава температурасы сизелерлек күтәреләчәк. Алдагы көннәрдә Россиянең Европа территориясендә, шул исәптән безнең төбәктә дә зур күләмдә явым-төшем көтелә. Әгәр фаразлар чынга ашса, ике тәүлек эчендә Казанда айлык нормага якын кар явачак», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, «Казань-Опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча Казанда айлык явым-төшем нормасы 41 миллиметр тәшкил итә. Шул ук вакытта, узган ике көндә генә дә шәһәрдә 14 миллиметр, яки айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында кар катламының биеклеге 50 сантиметр тирәсе тәшкил итә, бу февраль нормасына туры килә.

КФУ спикеры сүзенең ахырында хәбәр иткәнчә, соңгы елларда безнең төбәктә җәйге чорда корылык күзәтелә, явым-төшем нормасы үтәлми. Шуңа күрә карның күп явуы – тулаем алганда экология һәм авыл хуҗалыгы өчен бик яхшы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100