news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ метеорологы февральнең беренче декадасында Казанда аномаль җылылык көтелүен әйтте

Февральнең беренче декадасында Казанда һава температурасы нормадан дүрт градуска югарырак булачак. Якын көннәрдә бураннар көтелми. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Ай башында температура норма буенча -12..-13 градус тәшкил итәргә тиеш. Февральнең беренче декадасы, гадәттә, кышта иң салкыны була, әмма быел бөтенләй башка төрле вазгыять күзәтелә», - дип искәртте ул.

КФУ спикеры аңлатканча, әгәр хәзер безнең төбәктәге һава торышына Себер яки Арктика йогынты ясаса, көннәр бик салкын булыр иде. Февраль аенда Казанда уртача айлык температура норма буенча -10, айлык явым-төшем күләме 40 миллиметр чамасы тәшкил итә. Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, кышның соңгы аенда Казанда һава температурасы бер градуска югарырак, ә явым-төшем күләме нормага якын булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100