Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ метеорологы аномаль җылылыкның Казанда язгы ташуга йогынтысын аңлатты
Быел җылы циклон аркасында Казанда уртача тәүлеклек температура күпкә иртәрәк, мартның икенче декадасында нуль градустан күтәрелде. Һава торышының үзенчәлекләре язгы ташуга ничек йогынты ясавы турында «Татар-информ»га Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде.
«Көннәр кинәт җылытты, кар күп, анда дым запасы уртача күрсәткечтән арта. Тыгыз кар – узган кышта бозлы яңгыр яву нәтиҗәсе. Язгы ташуның ничек узуы салкныннар булу-булмау белән бәйле», - диде ул.
Әүхәдиев билгеләп үткәнчә, әгәр язгы процесслар бер генә түгел, һичьюгы ике дулкын булып узган очракта язгы ташу куркынычсызрак булачак. Әгәр салкыннар булмаса, су басулар булырга мөмкин.
«Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, мартта Казанда норма буенча 35 мм явым-төшем булырга тиеш, бүгенгә 27 мм яуган. Мартта яңгыр яву сәбәпле, кар катламы утырды. 8 мартта бу күрсәткеч 66 см иде, ә хәзер кар катламы 51 см калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз