news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ магистры: Укучының сүз байлыгын лексик-стилистик күнегү ярдәмендә арттырып була

«Сүз байлыгын үстерү чарасы буларак, лексик-стилистик күнегүләрне үтәүдә укучыларга аудиовизуаль чаралар, рәсемнәр, уеннар куллану уңай нәтиҗә күрсәтте», - диде Айсылу Гарипова.

КФУ магистры: Укучының сүз байлыгын лексик-стилистик күнегү ярдәмендә арттырып була
Абдул Фархан

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе магистры Айсылу Гарипова лексик-стилистик күнегүләр ярдәмендә башлангыч сыйныф укучысының сүз байлыгын арттыру проблемасын өйрәнгән.

«Бүгенге көндә, татар тел белеме өлкәсендә лексик-стилистик күнегүләрнең сүз байлыгын үстерүдә тоткан урынын анализлаган хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Кече яшьтәге мәктәп укучысының сүз байлыгын арттыру мәсьәләсе, фәндә булган хезмәтләр арасында, төрле каршылыклы фикерләр тудыра. Әлеге каршылык безне бирелгән темага фәнни хезмәт башкарырга этәрде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айсылу Гарипова кече яшьтәге мәктәп укучысының сүз байлыгын арттыру процессында гомумкулланылыш сүзләренең лексик минимумын төзү бурычы туа дип исәпли. «Бу мәсьәләне хәл итү барышында, төрле каршылыклар килеп тууы да бар. Чөнки мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче баланың теле галимнәр тарафыннан өйрәнелми», - ди ул.

«Бер үк яшьтәге балаларның сүзлек запасында да аерма була. Бу аның мәктәптән тыш иҗтимагый-мәдәни тирәлеге белән бәйле. Моны белем бирү процессында лексик-стилистик күнегүләр аша хәл итәргә мөмкин. Күнегүләрне эшләү барышында гади халык сүзләре, диалекталь сүзләр укучы теленнән төшеп кала. Аларга алмашка әдәби, гомумкулланылыш сүзләре килә», - дип саный яшь галим.

Магистр әйтүенчә, бүгенге көндә заманча мәктәп укучысын җәлеп итү өчен биремнәрдә уен алымнары һәм проект эш методы куллану отышлы. «Сүз байлыгын үстерү чарасы буларак, лексик-стилистик күнегүләрне үтәүдә укучыларга аудиовизуаль чаралар, рәсемнәр, уеннар куллану уңай нәтиҗә күрсәтте. Мәсәлән, антоним һәм синонимнар белән бәйле күнегүләрне үтәүдә кыенлыклар тумады», - диде ул.

Айсылу Гарипова татар теле дәреслекләрендә бирелгән лексик-стилистик күнегүләрнең саны аз булуын ачыклаган. «Күнегүләрнең бирем шартлары, нигездә, бер-берсен кабатлый. Ләкин әлеге типка караучы күнегүләр автор тарафыннан уйланып төзелгән. Лексик-стилистик күнегүләр дәреслекләргә күбрәк кертелсә, укучы сөйләмен камилләштерүдә зур роль уйный алыр иде дигән фикергә килдек», - диде ул.

«Укытучы түбәндәге тәртиптә эш итсә,, эш нәтиҗәле була: күзәтү алымы ярдәмендә укучылар сөйләмендәге сүзләр кулланышын даими рәвештә өйрәнергә, системалы рәвештә сирәк кулланылучы сүзләрне, лесик-стилистик күнегүләр аша укучы сөйләменә кертә барырга кирәк. Лексик-стилистик эш төрләре үрнәк тестны анализлау, текстка төзәтмәләр кертү, инша һәм хикәя язу кебек алымнарга нигезләнеп төзелә», - диде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100