news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ магистры: Татар теле дәресен дебат, матбугат конференциясе форматында үткәрү отышлы

«Татар теле дәресләрендә коммуникатив технологияне нәтиҗәле гамәлгә куйган очракта, укучыларда дәресләр кызыксыну уята ала», - ди Ильвина Җамалетдинова.

КФУ магистры: Татар теле дәресен дебат, матбугат конференциясе форматында үткәрү отышлы
Абдул Фархан

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе магистры, укытучы Ильвина Җамалетдинова укучыларның телдән, язма сөйләмен үстерү, сүз байлыгын арттыру өчен татар теле дәресләрен дебат, дискуссия, диспут, рольле уен һәм матбугат конференциясе форматында үткәреп була дип саный.

«Соңгы буын Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укучыда коммуникатив компетенцияләр формалаштыру – мәктәп эшчәнлегенең мөһим һәм үтәлеше мәҗбүри булган бурычы. Бу бурычның үтәлешенә дебатлар, дискуссия, диспут, рольле уен, пресс-конференция, комплекслы анализ ясау һ.б. форматларда оештырылган дәресләр нигезендә ирешергә мөмкин», - ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, укучыларның шактый өлеше туган телендә ачык, төгәл, сәнгатьле итеп, тел культурасын югары дәрәҗәгә җиткереп сөйләшә алмый, шәхси һәм эшлекле аралашулары да ешрак рус һәм татар телләренең кушылмасыннан тора. «Сигезенче сыйныф укучылары белән дебат оештырып карадык. «Өлкән буын белән яшь буын бергә яшәргә тиешме?» – дигән теманы сайладык. Укучылар туган телдә фикер алышты аларның, тәнкыйди фикерләү үсешенә ирешүгә юл ачылды», - ди ул.

Ильвина Җамалетдинова тугызынчы сыйныф укучылары өчен татар теле дәресен матбугат конференциясе форматында үткәргән. «Матбугат конференциясендә хатлар алышу турында сөйләшкән идек. Сорауга дөрес җавап бирер өчен, укучылардан эксперт төркемнәре «әдәбиятчы», «тарихчы» «дәреслек авторлары», «ата-аналар комитеты» төзелде, калган укучылар тамашачы һәм журналист буларак катнашты», – диде магистр.

«Нәтиҗәдә укучылар мондый эш вакытында полилог дәвамында коммуникатив культура, күнекмәләрне үстерү, матбугат конференциясе һәм аңа әзерләнү шартларында фикерне төгәл җиткерде, яклау күнекмәләрен үзләштерде», - диде ул. Магистр әйтүенчә, татар теле дәресләрендә коммуникатив технологияне нәтиҗәле гамәлгә куйган очракта, укучыларда дәресләр кызыксыну уята ала, татарча аралашу мотивациясен арттыра.

Ул шулай ук фигыль темасына кагылышлы дәрес-суд рольле уенын да үткәреп караган. «Мондый дәресләргә алдан ныклап әзерләнү кирәк, рольләрнең төгәл үтәлүе, аралашуда, судьяга мөрәҗәгать итүдә рәсми стильне саклау, кабул ителгән клише-гыйбарәләрне куллану зарур. Боларның барысы да – дәреснең тәэсир итү көчен арттыра. Гаепләү маддәләренең төгәл уйланылган булуы шарт», - диде яшь галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100