news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ магистры Казанның "Салават күпере"ндәге яңа политехника лицеен җитәкләде

Микрорайондагы мәктәпнең кайсы юнәлештә булачагын, социаль челтәрләрдә тавыш биреп, укучыларның ата-аналары сайлаган.

(Казан, 31 август, "Татар-информ"). "Салават күпере" микрорайонында 1 сентябрьдә ачылачак 182нче яңа политехника лицеен КФУның Психология һәм мәгариф институтының 2 курс магистры Руслан Дуженков җитәкләде. Бу хакта университет матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Заманча җиһазланган яңа мәктәпкә 1,2 мең кеше документ тапшырган. Лицейда, 9 һәм 11 чыгарылыш сыйныфларыннан тыш, 42 сыйныф булачак. Мәктәпнең төп юнәлеше – инженер-технология, физика-математика һәм спорт.

"Укыту "Школа России" программасы буенча 1 сменада оештырылачак. Көндезге смена өчен һәм озайтылган көн төркемендә ашату каралган», - дип билгеләп үтте Дуженков.

"Салават күпере" микрорайонындагы мәктәпнең профилен, социаль челтәрләрдә тавыш биреп, укучыларның ата-аналары сайлаган, дип сөйләде директор.

Лицейда музыка мәктәбе, театр түгәрәге һәм спорт секциясе эшләтеп җибәрү, киләчәктә Казанның  югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү планлаштырыла.

"Лицей укучылары өчен остаз һәм дус була алырмын дип уйлыйм", - диде Дуженков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100