news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ магистры Чыңгыз Айтматовның иҗатын дәреслекләргә кайтару кирәк дип саный

«Тугандаш төрки халыклар иҗаты татарларга тематика, проблематика, әдәби алымнары белән генә түгел, ә уртак әдәби ядкярләребез булуы белән дә якын», - диде Алинә Бариева.

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе магистры, укытучы Алинә Бариева кыргыз, соңрак рус телендә иҗат иткән язучы Чыңгыз Айтматов иҗатын яңадан дәреслекләргә кайтарырга кирәклеген әйтте.

«Әдәбият дәресләрендә татар әдипләре генә өйрәнелә диярлек. Рус яки чит ил әсәрләренең кыска өзекләре тәрҗемәдә тәкъдим ителә, ләкин алар сирәк була. Төрки әдәбиятны (кайбер кыска гына өлешләрен булса да) дәреслекләргә тәкъдим итсәк, зур нәтиҗәләргә ирешеп булыр иде. Тугандаш төрки халыклар иҗаты татарларга тематика, проблематикасы, әдәби алымнары белән генә түгел, ә уртак әдәби ядкярләребез булуы белән дә якын», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Яшь галим Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» әсәрен татар мәктәпләрендә тугызынчы сыйныфта Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәреннән соң яки өстәмә материал буларак сыйныфтан тыш укуга тәкъдим итәргә була дип тәкъдим итте.

«Дәресне тәнкыйди фикерләү технологиясенә кору уңышлы булыр дип уйлыйм һәм шушы ике әсәрне бер-бер артлы өйрәнү нәтиҗәлерәк була алыр иде. Бу очракта төркемләп эш алып барыла, кластерлар төзелә, әсәрләрдәге төп геройлар чагыштырыла, ахырдан синквейн төзелә», - дип аңлатты ул.

 

Фото: © Абдул Фархан

Аның әйтүенчә, мәктәптә язучының «Әйләнеп кошлар кайтканчы» хикәясен өйрәнү мөмкинлеге бар. «Татар мәктәпләрендә фольклорны өйрәнү беренче сыйныфтан җиденче сыйныфкача дәвам итә. Бу әсәрдә автор фольклор һәм мифологиягә мөрәҗәгать иткәнгә, без аны җиденче сыйныфка тәкъдим итәр идек», - диде ул.

«Идегәй» дастаны белән танышкан укучылар Чыңгыз Айтматовның әлеге әсәрен укып, андагы вакыйгаларның чынбарлык һәм уйлап чыгарылган өлешләрен аерып, анализлап, әсәрләрдә охшаш моментларны табып чыгарырга тиеш була. Шулай ук үзенчәлекле алым була алыр иде», - диде Алинә Бариева.

Аның фикеренчә, узган гасырда язылган әсәрләрне яңа укыту технологияләрен кулланып, бүгенге укучыда кызыксыну уята алырлык итеп тәкъдим итеп була. «Татарлар белән генә түгел, ә башка тугандаш халыклар белән таныштырып, аларның дөньяга карашларын киңәйтергә мөмкин», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100