news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ һәм Россия ислам университеты үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Документ бүген дөньяви һәм дини вузлар арасында имзаланган дүрт яклы килешүне тулыландырды

  (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Россия ислам институты үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документны имзалау чарасы Казан университеты музеенда узды.

Документка университет ректоры Илшат Гафуров һәм институт директоры Рафыйк Мөхәммәтшин имза куйды. Яклар документ буенча фәнни-мәгърифәтчелек һәм гомуммәдәни эшләрдә укытучылар һәм студентлар арасында тәҗрибә уртаклашу буенча актив эш алып барырга планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot