Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ һәм Мәдәният министрлыгы татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиада оештыра
Җиңүчеләр Казан федераль университетына максатчан урыннарга керү мөмкинлеге алачак.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университеты, республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте тарихы буенча телевизион олимпиада оештырырга планлаштыра.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков шул хакта хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, 9-10 сыйныф укучылары арасында берничә этап үткәрү күздә тотыла. «Олимпиада нәтиҗәләре буенча КФУ бүлеп бирә торган максатчан урыннарга өстенлекле керү мөмкинлеге булачак», — дип сөйләде Ситдыйков.
Ул хәзер олимпиада концепциясен эшләү төгәлләнгәнлеген, аны уздыру мәйданчыклары һәм формалары билгеләнүен, шулай ук контент әзерләнүен әйтте. «Киләсе уку елы башында гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәм», — диде Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов әйткәнчә, сүз Идел буе тарихына багышланган бөтенроссия олимпиадасын оештыру турында бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз