news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ мөгаллимнәре «Татарча диктант» язганда хата җибәрмәс өчен киңәшләрен әйтте

Диктант язучыларга күбрәк татарча китаплар укырга, теле- һәм радиотапшырулар тыңларга тәкъдим иттеләр.

КФУ мөгаллимнәре «Татарча диктант» язганда хата җибәрмәс өчен киңәшләрен әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина һәм КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова «Татарча диктант» акциясендә хата җибәрмәс өчен күбрәк китап укырга һәм кагыйдәләр кабатларга киңәш итте.

«Хаталар аз булсын өчен без күбрәк татар әдәби үрнәкләрен укырга тиеш. Кызганыч, укуга артык игътибар биреп бетермибез. Күз ияләшергә тиеш. Бер үк сүзләр төрле җирдә төрлечә языла. Мин фәлән журналда бу сүзнең шулай язылышын күрдем, сез хата дип тапкансыз, дип әйтә алалар. Төп чыганак — орфографик сүзлек», — диде алар.

Гөлшат Галиуллина кагыйдәләр белән танышырга, аларны искә алырга кирәклеген искәртте. «Бер төсле язу турында да онытмыйк әле, бездә вариантлылык күп», — дип әйтте ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова катнашучыларга татарча теле- һәм радиотапшырулар карарга, аудиокитаплар тыңларга тәкъдим итте. «Кагыйдәләрне өйрәнеп кенә түгел, кулланып та карарга киңәш итәбез. „Бишле“гә язарга теләсәләр, әсәрләрне алып, карап чыгып була», — диде ул.

«Дикторлар — татар теленең барлык сөйләм кагыйдәләрен, нормаларын, аһәңлеген исәпкә алып җиткерә торган белгечләр. Текстны дөрес уку акциянең ни дәрәҗәдә уңышлы узуына да тәэсир итә. Теге яки бу текстны сайлаган вакытта аның әдәби телдә язылган булуы мөһим. Диалекталь формалар, иске сүзләр, нигездә, юк», — дип өстәде Гөлшат Галиуллина.

Диктант язуның трансляциясе «Татарстан Яңа Гасыр-Татарстан» һәм «Татарстан Яңа Гасыр-Планета» каналларыннан күрсәтелә. Ул Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә башлана. Телевизион трансляциядән тыш, диктантны Россия төбәкләрендә, чит илләрдә һәм Татарстан районнарында иҗтимагый берлекләр оештырган мәйданчыкларда язарга мөмкин.

Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучылар диктантны 10 сентябрьдә, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar сайтында урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100