news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ мөгаллиме, “Татарча диктант”ның иң мөһим өлеше дип, дөрес билге куюны атады

Диктант язуда КФУ укытучылары да катнашачак.

КФУ мөгаллиме, “Татарча диктант”ның иң мөһим өлеше дип, дөрес билге куюны атады
архив/Султан Исхаков

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гөлназ Мөгътәсимова бүген уздырылачак “Татарча диктант” акциясенең иң мөһим өлеше дип, аны тикшереп, дөрес бәяләүне саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

"Әгәр дә диктант тикшерелеп, дөрес билге куелмаса, бу чараның нәтиҗәсе дә тулы булмас иде”, - диде ул. Гөлназ Мөгътәсимова диктант эшләрен тикшерүдә КФУ мөгаллимнәре, доцентлары, профессорлары катнашачагын билгеләп узды.

“Өч ел дәвамында институт укытучылары Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә чараның иң мөһим эшләрен башкарып килә: авторларны, текстны барлый, аны диктант өчен формалаштыра, текстны латин графикасына күчерә", - ди Гөлназ Мөгътәсимова.

  • Акцияне оештыручылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге бар. 

"Әлеге акция – татарча дөрес язуга игътибарны арттыруның бер чарасы. Аны институт җитәкчелеге, укытучылары, хезмәткәрләре бик хуплый. Диктант язуда безнең укытучыларыбыз да катнашачак”, - диде КФУ доценты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100