news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ мөгаллиме татар теле олимпиадасы укытучылар өчен фикер алышу мәйданы дип саный

Татар телендә белем бирүче 27 гимназиядә татар теле һәм әдәбияты буенча III Төбәкара олимпиада ачылды.

КФУ мөгаллиме татар теле олимпиадасы укытучылар өчен фикер алышу мәйданы дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада укытучыларга фикер алышу мәйданы булып тора. Бүген Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 27 гимназиядә татар теле һәм әдәбияты буенча III Төбәкара олимпиада ачылышында КФУ доценты Эльвира Денмөхәммәтова “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта әйтте.

“Укытучылар педагогик осталыкларын бер-берсе белән аралашу нәтиҗәсендә булган проблемаларны хәл итүдә һәм аларны җиңеп чыгарга өйрәнүдә үзләренә кирәкле, файдалы киңәшләр табырлар дип ышанам. Төбәкара олимпиадада катнашкан укучыларны әзерләүдә югары дәрәҗәгә җиткергән укытучылар шулай ук җиңүчеләр дип саныйм”, - диде ул.

“Миңа калса, бүгенге олимпиада туган телебезне алга таба яхшы, камил дәрәҗәдә үзләштерүгә ярдәм итә. Укучыларыбыз үз көчләрен сынап карар, яшьтәшләре арасында белемнәре буенча дәрәҗәләрен билгеләр”, - диде Эльвира Денмөхәммәтова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100