news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ Лобачевский исемендәге медальгә һәм 75 мең доллар премиягә конкурс игълан итте

Жюри җиңүчене 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча билгеләячәк.

КФУ Лобачевский исемендәге медальгә һәм 75 мең доллар премиягә конкурс игълан итте
Владимир Васильев

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премия алуга конкурс игълан итте. Ул фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә күренекле эшләр өчен биреләчәк. Быел премия күләме 75 мең АКШ доллары тәшкил итә, диелә КФУның матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, премия тапшырылачак. Бүләкләү тантанасында лауреатның шәхсән катнашуы, һәрвакыттагыча, мәҗбүри шарт булып тора», — диде конкурсның жюри әгъзасы, Казан федераль университетының (КФУ) Н. И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты директоры Екатерина Турилова.

Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак. Конкурста катнашуга гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Җиңүче 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча ачыкланачак. Бүгенгә рәсми рәвештә бер кандидат теркәлгән.

Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Аны фәнни хезмәтләр, фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә ачышлар һәм уйлап табулары өчен алалар. Конкурста Россия һәм чит ил тикшеренүчеләре катнаша ала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot