news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
КФУ Кытайда һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә филиалларын ачарга әзерләнә
Ректор Илшат Гафуров бу эш белән 2019 елда шөгыльләнәчәкләрен белдерде.
Скопировать ссылку

Султан Исхаков
(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казан федераль (Идел буе) университеты Кытайда һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә филиалларын булдырачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында уку йортының ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
"Безгә Кытайда һәм БДБ илләрендә филиаллар ачу тәкъдиме ясалды. 2019 елда без шуның белән шөгыльләнәчәкбез", - диде югары уку йорты җитәкчесе.
Илшат Гафуров сүзләренчә, хәзер КФУда дөньяның 98 иленнән 7 меңнән артык студент белем ала.
"Бу күрсәткечне без белем бирү учреждениеләре базарында югары уку йортына булган ихтыяҗ итеп кабул итәбез", - дип бәяләде ректор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot