news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ каршындагы лицейлар Россия лицейлары арасында беренче йөзлеккә кергән

Казан лицейлары Россиядәге 44 мең лицейны артта калдырган.

КФУ каршындагы лицейлар Россия лицейлары арасында беренче йөзлеккә кергән
Султан Исхаков
(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казан федераль (Идел буе) университеты каршында оештырылган лицейлар Россия күләмендә беренче йөзлеккә кергән. Бу хакта югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 
 
"IT-лицей, хәтерем ялгышмаса, 32нче урында тора. Бу әле безнең күптән түгел генә барлыкка килгән лицей. Мондый рейтингларга эләгү өчен нинди дә булса тарих булу кирәк", - диде Илшат Гафуров. 
 
Ректор сүзләренчә, Л.И. Лобачевский исемендәге лицей, узган ел нәтиҗәләре буенча, Россиядәге 44 мең лицей арасында 56нчы урынны били. 
 
Илшат Гафуров КФУ каршындагы лицейлар сәләтле яшьләрне тәрбияләү урыны гына түгел, ә уку йорты технологияләрен эшләү мәйданчыгы булуын да билгеләп узды. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot