news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ җитәкчелеге галимнәрнең җәсәден аерым некропольдә күмү хакында фикер алыша

1968 елда расланган "Казан некропольләре" исемлегендә Мәрҗани кабере мирас объектларына кертелмәгән.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Казан федераль университетында уку йорты галимнәренең җәсәден аерым некропольдә күмү мөмкинлеге карала. Бу хакта кичә Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге утырышында "Казан некропольләре" иҗтимагый хәрәкәте кураторы Любовь Агеева хәбәр итте.

Искәртеп узабыз: утырышта якын арада Арча зиратындагы тарихи каберләр каталогын булдыру, мәдәни мираска караган каберләр исемлеген киңәйтү кебек бурычлар куелды.

"Архитектор Сергей Саначин киңәше белән мин югары ук йортларына Казанда күмелгән атаклы галимнәр исемлеген җибәрүне сорап хатлар юлладым. Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) президенты миңа шәхсән үзе шалтыратып, бу фикерне хуплады һәм исемлек булыр, диде. Шул ук вакытта КФУ ректоры барлык галимнәрнең җәсәден бер урынга күмү фикерен җитерде, ә химиклар Арбузов һәйкәлен тагын да затлырак итеп эшләмәкче икән", - диде Любовь Агеева.

Казан университеты галимнәренең җәсәден аерым некропольдә күмү фикере Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте (ВООПИиК) вәкилләренең ризасызлыгын уятты. Алар арасында Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, архитектор-реставратор, дәүләт эксперты Фәридә Җәбирова, танылган туган якны өйрәнүче Анатолий Елдашев, иске обряд общинасы әгъзалары һәм "Том Сойер фест" хәрәкәте активистлары бар.

"Казан некропольләре"нең исемлегендә 38 кабер бар. Бу санны энтузиастлар арттырырга тели. Исемлек 1968 елда РСФСРның Министрлар советы тарафыннан расланган һәм аннан соң каралмаган. Мәсәлән, Мәрҗани кабере мирас объектларына кертелмәгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100