news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ ислам хокукы һәм финанслар буенча укулар оештыра

Уку программасында студентларны, дин әһелләрен катнашырга чакыралар.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”) Казан федераль университетында ислам хокукы һәм финансларга багышланган өченче халыкара мәктәп узачак. Ул КФУ ның Юридик факультеты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институты, Россия Ислам институты, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла. “Заманча ислам хокукы һәм Россия икътисады” мәктәбе 17-27 декабрьдә үтәчәк, бу юлы анда хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре күтәреләчәк, дип хәбәр итә КФУ ның матбугат хезмәте.

Уку программасында студентларны, дин әһелләрен катнашырга чакыралар. Мәктәп кысаларында, түгәрәк өстәлләр, белгечләр, эшмәкәрләр, дәүләт эшлеклеләре белән очрашулар көтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot