Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ институтының элеккеге директоры Фәннәр Академиясенең Археология институтына күчте
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтын җитәкләгән Раил Фәхретдинов Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтына эшкә күчә.
Фәннәр академиясе сайтында урнаштырылган мәгълүматларга караганда, Фәхретдинов ТР Фәннәр Академиясе Археология институтының мәгълүмат-редакция бүлеге мөдире вазифасын биләгән.
Фәхретдинов КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтын 2024 елда директор вазифасыннан Рамил Хәйретдинов киткәннән соң җитәкләде. Җитәкче итеп билгеләнгәнче, ул 2019 елдан тарихи һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире иде.
ТР Фәннәр Академиясе Археология институтына шулай ук Рафаэль Вәлиев күчте. Ул Урта гасыр археологиясе бүлегенең баш фәнни хезмәткәре итеп билгеләнде.
Вәлиев – тарих фәннәре докторы, профессор. 2017 елдан ул КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Бөтендөнья мәдәни мирас кафедрасын җитәкләде, ә 2019 елдан институт директорының фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча урынбасары вазифасын башкарды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз