news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ җиде юнәлеш буенча QS бәйсез британ басмасы рейтингына керде

Фәннәр рейтингы топына беренче тапкыр Казан химиклары да кергән.

КФУ җиде юнәлеш буенча QS бәйсез британ басмасы рейтингына керде
Султан Исхаков

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Оксана Романова). Казан федераль университеты 2016 ел йомгаклары нәтиҗәсендә җиде юнәлештә фәннәр рейтингы буенча абруйлы Quacquarelli Symonds (QS) бәйсез британ басмасы рейтингының дөнья вузлары топына кергән. Бу хакта рейтинг нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә КФУ ректоры Илшат Гафуров сөйләде.

“Узган ел без өч рейтингта тәкъдим ителгән идек, быел нәтиҗәләр сизелерлек яхшырды. Лингвистика өлкәсендә күрсәткечләрне 50 нче позициягә,  дөнья рангы кысаларында 101-151 дәрәҗәсенә - Россиядә бу Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында дигән сүз. "Коммуникацияләр һәм медиа" юнәлешендә –  дөнья рангында - 151–200, Россиядә  - беренче урында. "Химия" буенча бу фән рейтингына беренче тапкыр кердек: Россия буенча бишенче урында торабыз», – дип сөйләде Илшат Гафуров.


Аның сүзләренчә, әлеге рейтингларда катнашып, вуздагы һәр институтның үсеш дәрәҗәсен ачыклап була, һәм алар тулаем алганда университетның гомуми рейтингын күтәрә.

«Лингвистика», «Журналистика» һәм «Химия» дән тыш фән рейтингында «Археология» - 151 – 200 ранг белән, Россия буена өченче; «Инглиз теле һәм әдәбияты» (251 – 300) Россия буена икенче; «Мәгариф» – (251 – 300) Россия буена икенче; «Икътисад һәм эконометрика» (301 – 350) Россия буена бишенче һәм шулай ук «Физика һәм астрономия» ( 351 – 400) Россия вузлары арасында 11 нче урынны алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100