Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ һәм «Татмедиа» студентлар белән гаммәви мәгълүмат чаралары арасында очрашу оештыра
20 июньдә 14:00 сәгатьтә КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе шоу-румында беренче тапкыр медиаиндустрия өлкәсендә карьера корырга планлаштыручы студентлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Чараның инициаторлары – «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.
Очрашу Татарстанның әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм студентлар арасында ачык диалог форматында узачак. Редакцияләр ачык вакансияләр, кадрларга карата таләпләр һәм яшь белгечләр өчен мөмкинлекләр турында сөйләячәк. Катнашучылар сораулар бирә һәм потенциаль эш бирүчеләргә үз кандидатурасын тәкъдим итә алачак.
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива талантлы журналистлар һәм контент-белгечләр эзләүче редакцияләрнең һәм һөнәри юлын башларга омтылган студентларның сорауларына җавап булды.
«Без хезмәттәшлекнең иң нәтиҗәле формасын – эш бирүче белән булачак медиа хезмәткәре арасында турыдан-туры диалогны җайга салырбыз, дип көтәбез», - диде Сәлимгәрәев.
Ярминкәдә редакцияләр студентларның үзләрен актив күрсәтүен көтәчәк, дип өстәде ул.
«Бүгенге көндә, онлайн гасырында, мондый офлайн-очрашулар уздыру, барлык якларның ачык диалогын җайга салу бик мөһим, дип саныйбыз», – дип йомгаклады Айдар Сәлимгәрәев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз