Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ һәм Татарстан Фәннәр академиясе мәктәпләр өчен гарәп теле дәреслекләре әзерли
Татарстан галимнәре мәктәпләр өчен гарәп теле буенча федераль дәреслекләр әзерләү эшенә җәлеп ителгән. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов хәбәр итте.
«Без Академия, КФУ белән берлектә гарәп теле дәреслекләрен әзерләү буенча федераль эш төркемендә катнашабыз. Бу юнәлештә дә Академия үзенең гамәли ярдәмен күрсәтә», – диде ул журналистлар өчен оештырылган семинарда.
Бу эштән тыш, академик институтлар тарафыннан эшләнгән татар теле һәм әдәбияты, төбәк тарихы дәреслекләре Федераль исемлеккә кертелгән һәм бүгенге көндә 60 мең тираж белән басылып, мәктәпләргә тарату өчен әзерләнә. «Соңгы биш елда татар теле һәм татар әдәбияты, төбәк тарихы буенча яңа басма дәреслекләре эшләнде. Алар федераль исемлектә урын алды. Бу Татарстан Фәннәр академиясе һәм Татарстан Мәгариф министрлыгы белән бергә уртак казанышыбыз булып тора», – иде Айнур Тимерханов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз