Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ һәм РУВИКИ «Татар теленең цифрлы этнокультура сүзлеге» проектын тәкъдим итте
Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы РУВИКИ интернет-энциклопедиясе коллективы белән берлектә татар телен, аның мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татар теленең цифрлы этнокультура сүзлеге» дип аталган махсус проектын гамәлгә ашыра.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Татар теленең цифрлы этномәдәни сүзлеге» проектының фәнни һәм гамәли кыйммәтен билгеләп үтте.
«Институтыбыз галимнәренең РУВИКИ интернет-энциклопедиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Татар теленең цифрлы этномәдәни сүзлеге» проекты Россия халыкларының телен, этномәдәни мирасын саклап калу, аларны заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә күпсанлы укучыга җиткерү мөмкинлеген бирә. Әлеге эш фәнни белемне һәм гамәли тәҗрибәне берләштерү үрнәге булып, үз чиратында, бастырыла торган материалларның югары сыйфатын һәм дөреслеген тәэмин итә. Агымдагы елда имзаланган килешү белән беркетелгән эшчәнлегебез нәтиҗәле һәм дәвамлы булыр, дип уйлыйбыз», - диде ул.
Проект нигезенә әлеге кафедра галимнәре тарафыннан әзерләнгән этномәдәни сүзлекләр тупланмасы салынды. Бу хезмәттә өйрәнелә торган берәмлекләр тел белән мәдәниятнең үзара бәйләнеше фразеология, мәкальләр, әйтемнәр һәм әдәби әсәрләрдән алынган үрнәкләр аша тасвирлана.
Проектның беренче этабы кысаларында РУВИКИга сүзлекнең ике томы күчерелде. Әлеге эш фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен цифрлы форматта саклау һәм киң катлам укучыга җиткерү мөмкинлеген ача. Шул рәвешле, платформадан кулланучылар татар телендәге материаллар белән уңайлы онлайн-мохиттә эшли алу мөмкинлегенә ия булды.
Проектның икенче этабында мәкаләләр рус теленә тәрҗемә ителеп урнаштырылачак. Материалның ике телдә булуы проект белән танышучылар аудиториясен тагын да киңәйтәчәк. Татар телен белмәгән кулланучыларга тел материалы аша татар халкы мәдәнияте, менталитеты, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
«Фән һәм мәгариф өлкәсенә караган материалларны цифрлаштыру мәдәни мирасны саклау өчен яңа мөмкинлекләр ача. Мондый проектларны РУВИКИ платформасында урнаштыру белем эстәүче аудитория өчен зур мөмкинлекләр тудыра. КФУ белән безнең уртак проектыбыз урта мәктәпләр һәм гимназияләр укучыларына, укытучыларына, филология, мәдәният һәм сәнгать юнәлешләрендә белем алучы студентларга, шулай ук милли-мәдәни үзенчәлекне саклауга битараф булмаган һәркем өчен файдалы булачак», – дип билгеләп үтте РУВИКИ генераль директоры Владимир Медейко.
Проект белән әлеге сылтама аша кереп танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз