news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ һәм Гамалея үзәге вакциналар булдыру һәм гамәлгә кертүдә хезмәттәшлек турында килеште

КФУ һәм Гамалея үзәге вакциналар булдыру һәм гамәлгә кертүдә хезмәттәшлек турында килеште
Фото: КФУ матбугат хезмәте

Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры — Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург һәм Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин уртак фәнни эш өчен мөмкин булган төп юнәлешләр турында фикер алышты. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, сүз яңа вакциналар булдыру һәм инде булдырылганнарын модификацияләү турында барды. КФУ ректоры Гамалея исемендәге үзәкнең эпидемиология, медицина һәм молекуляр микробиология, йогышлы иммунология фундаменталь проблемаларын хәл итүгә керткән зур өлешенә игътибар итте.

Ленар Сафин Сovid-19 коронавирусы пандемиясе чорында вакциналар булдыруны аерым билгеләп үтте, үзәкнең җәмгыять файдасына башкарган хезмәтенең мөһимлеген һәм кирәклеген ассызыклады.

Александр Гинцбург, үз чиратында, Казан федераль университетының медицина өлкәсендәге фәнни потенциалын, шулай ук югары уку йортының клиник сынаулар уздырудагы үз илебез сертификатлары һәм халыкара сертификатлар белән расланган гаять зур тәҗрибәсен югары бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot