news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ галимнәре: ВИЧ белән авыручы пациентлар COVID-19ның авыр формалары белән ешрак очраша

ВИЧ-инфекция йөртүчеләр коронавирусны авыррак кичерә һәм үлем белән ешрак очраша. Казанда сынау тикшеренүе уздырган галимнәрнең халыкара төркеме шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр иттеләр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында.

ТАСС мәгълүматлары буенча, эштә КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты белгечләре, шулай ук Үзбәкстан һәм көньяк Африка республикасы галимнәре катнашкан. Нәтиҗәләр International Journal of Molecular Sciences журналында басылып чыкты.

Тикшерүчеләр Татарстаннан килгән 18 пациент турында мәгълүматны өйрәнгән. Тугыз кеше ВИЧ та, коронавирус та йоктырган, тагын тугызы – бары тик COVID‑19 гына. Дүртесе үлгән, һәм аларның барысында да икеләтә инфекция булган.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, мондый пациентларда авыру авыррак үтә: аларга ешрак интенсив терапия кирәк була, үпкәләре ныграк зарарлана, бавыр белән проблемалар күзәтелә һәм канның оешуы бозыла.

Шулай ук ике инфекцияле пациентларда махсус иммун профиль ачыклаганнар. Аларның ялкынсыну цитокиннары дәрәҗәсе шактый югары булган, бу артык ялкынсыну реакциясе турында сөйли һәм авыр катлаулануларны аңлатырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot