news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ галимнәре коронавируска каршы вакцинаны сынау нәтиҗәләрен ике атнадан беләчәк

COVID-19 коронавирусына каршы вакцинаны лаборатория хайваннарында сыныйлар.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казан федераль университеты галимнәре COVID-19 коронавирусына каршы вакцинаны сынауның икенче этабына тотынган. Университетның медиакоммуникацияләр үзәге хәбәр иткәнчә, беренче этапның нәтиҗәләрен раслау өчен икенче тапкыр вакцинация үткәрергә кирәк. Аның нәтиҗәләре ике атнадан билгеле булачак.

Вакцина лаборатория хайваннарында сынала. «Параллель рәвештә без вакцинаның икенче төрен дә ясау белән шөгыльләнәбез», — ди КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, профессор Альберт Ризванов.

КФУ галимнәре вакцина ясау белән бәйле бөтен мәгълүматларны Россия Хөкүмәтенә җибәреп тора. «Безнең университет яңа коронавируска каршы вакцина ясау белән шөгыльләнеп, киләчәктә башка төрле вируслар белән көрәшү өчен дә зур тәҗрибә туплый», — дигән фикердә Альберт Ризванов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot