news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме Төркиядәге конгресста анимацион фильмнарның әһәмияте турында сөйләде

Чарада Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Россиядән (Татарстаннан) чакырылган кырыкка якын галим катнашты.

КФУ галиме Төркиядәге конгресста анимацион фильмнарның әһәмияте турында сөйләде
Ләйлә Минһаҗева

Төркиядә Анкараның Гази (Gazi) университетында II Халыкара «Төрки дөнья мәгариф фәннәре» конгрессы узды. Конгресста КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева «Белем һәм тәрбия өлкәсендә анимацион фильмнарның әһәмияте (Габдулла Тукайның «Су анасы» мультфильмы буенча)» темасына чыгыш ясады.

«Конгресска барлыгы 129 эш кабул ителгән. Чарада Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Россиядән (Татарстаннан) чакырылган кырыкка якын галим катнашты. Махсус чакырылган галимнәр арасында Татарстаннан Россия Федерациясенең «Мактаулы мәгариф хезмәткәре», Каюм Насыйри һәм Җамал Вәлиди исемендәге премияләр лауреаты Ләйлә Минһаҗева да бар иде», - диде «Татар-информ»га Истанбулда яшәүче техник фәннәр кандидаты Айгөл Зара Кәбирова.

Чыгышында Ләйлә Минһаҗева татар телендә төшерелгән мультфильмнар, аның тарихы турында сөйләгән. «Габдулла Тукайның «Су анасы» мультфильмына тукталып, яшь үзенчәлегенә бәйле, тәрбия һәм белем юнәлешендәге әһәмиятен ассызыклады. Аның СанПин таләпләренә туры килү-килмәү мәсьәләсен, төсләр, бала күңеленә тәэсирен һәм төп идея-максатын ассызыклады», - диде ул.

«Фольклордан, мәҗүсилек дәвереннән килгән Су анасы образы күпләрдә кызыксыну уятты. Төрки халыкларның мирасында сакланган әлеге образның тәрбия, белем юнәлешендә куллану мөмкинлеген файдаланган бөек төрки шагыйрь Габдулла Тукайга кабат тирән хөрмәт, соклану туды. Татарстан килгән вәкил буларак, мөнәсәбәт аеруча яхшы булды», - диде Ләйлә Минһаҗева.

Конгресста Гази университеты ректоры профессоры Şaban Çetin, GUZEM директоры Mutlu Tahsin Üstündağ, Гази университетының ректор ярдәмчесе, Yücel Gelişli, Гази университеты мәгариф факультеты деканы Mahmut Selvi, YTB оешмасы вице-президенты Sayit Yusuf, TİKA тышкы элемтәләр һәм партнерлык бүлеге министры Uğur Tanyeli һ.б. катнашкан.

Чара кысаларында кунакларга Анкара буенча экскурсияләр оештырылган. Аларны Ататөрек мавзолеена, 2020 елда ачылган Төркия Республикасы президентлыгы Милләт китапханәсенә дә алып барганнар.

  • Оештыручылар: Гази (Gazi) университетының Педагогика фәннәре институты (Educational Sciences Institute), Дистанцион белем бирүнең гамәли һәм тикшеренү үзәге GUZEM (Distance Education Application and Research Center), Төркия Республикасы Мәдәният һәм туризм министрлыгының Хезмәттәшлек һәм координация буенча Төркия агентлыгы TİKA (Turkish Cooperation and Coordination Agency), Төркиядән читтә яшәүче төрекләр һәм кардәш җәмгыятьләр президентлыгы (The Presidency of Turks Abroad and Related Communities) YTB.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100