news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме Татарстанда еш күзәтелә башлаган төньяк балкышының куркынычы хакында кисәтте

Соңгы елларда Татарстанда төньяк балкышы еш күзәтелә башлады. Элегрәк безнең киңлекләрдә сирәк күзәтелгән әлеге күренешнең югары ешлыгы Җирнең магнит кыры көчсезләнүе һәм кеше өчен куркыныч тудырган кояш җиле йогынтысыннан җитәрлек дәрәҗәдә сакланмавы хакында сөйли. В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев шулай дип белдерде.

Шушы көннәрдә төньяк балкышын Саба, Тукай һәм Әгерҗе районнарында фотога төшереп алганнар. Табигать күренешенә Кояштагы кабынулар сәбәпче булган.

«Магнит давыллары көч магнит линияләренең Кояштагы бер таптан чыгып, икенче тапка керүе сәбәпле барлыкка килә, шуның нәтиҗәсендә кояш материясе кысыла һәм шартлау барлыкка килә. Бу процесста корылган кисәкчекләр агымы – кояш җиле аерылып чыга, ул Җирнең магнит линияләрен тишәргә һәм һаваны ионлаштырырга сәләтле. Төньяк балкышы – ионлаштырылган һава ул», - диде белгеч.

Ул төньяк балкышының төрле төсләрдә булырга мөмкин икәнлеген искәртте. Шул ук вакытта, аның төсмерләре атмосфераның пычрану дәрәҗәсе һәм составына бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100