news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ галиме Төркия консулы уздырган кичәдә төп бүләкне отты

Ул Җир шарының үзе теләгән почмагына бара алачак.

КФУ галиме Төркия консулы уздырган кичәдә төп бүләкне отты
Султан Исхаков/архив

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Төркия республикасы оешуының 95 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә оештырылган лотереядә КФУ мөгаллиме Гөлназ Мөгътәсимова төп бүләкне - Җир шарының үзе теләгән урынына барып кайту мөмкинлеген бирә торган авиабилет отты.

Казанда узган кичәгә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доганның шәхси чакыруы буенча Татарстанның төрле тармакларында хезмәт итүче вәкилләр җыелган иде.

Бүләкне Төркиянең әйдәп баручы авиакомпаниясе тәкъдим итте. Җир шары буйлап авиасәяхәттән тыш, Төркиягә һәм Европага билетлар уйнатылды.

  • Гөлназ Мөгътәсимова татар дөньясында билгеле шәхес, ул "Татарча диктант" акциясен оештыручыларның берсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot