news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме Рамилә Сәгъдиева: Яшьләр фәнгә килми, чөнки күп акчалы эшкә урнашырга телиләр

КФУ галиме Рамилә Сәгъдиева: Яшьләр фәнгә килми, чөнки күп акчалы эшкә урнашырга телиләр
Владимир Васильев

КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева яшьләрнең фән өлкәсенә килергә теләмәү сәбәбен әйтте.

«Яшьләр фәнгә атлыгып киләләр дип әйтеп булмый, чөнки аларга хезмәт хакының югары булуы мөһим. Әлбәттә, аларны аңлап та була. Ләкин фәннең кайсы гына тармагын алсак та кызыклы, ачылмаган темалар шактый. Яшьләрнең әлеге мәсьәләләрне өйрәнүләрен телим. Алмаш кирәк, ләкин аларны җәлеп итү бик авыр”, - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, өметле яшьләр күп, һәр буын баласының үз үзенчәлеге бар. «Төрле бәйгеләрдә жюри буларак катнашканда, студентлар белән педагогик практикага баргач та Казан мәктәпләрендәге балаларның ни дәрәҗәдә матур, камил сөйләшкәннәрен күреп сөенәбез. Шәһәрдә яшәгән яшь әти-әниләр балаларына борынгы исемнәрне куша, балалары татарча сөйләшә, татар телендә язылган әсәрләрне укый, иҗат белән шөгыльләнәләр. Яшь буын өметле», - диде галимә.

«Мәктәпне алтын яисә көмеш медальгә тәмамлаган, БДИны яхшы балларга тапшыручы яшьләрнең аңлы рәвештә татар филологиясе юнәлешенә, «татар теле укытучысы булырга телим» дип килүләре куандыра. Инде ничә ел кабул итү имтиханнарында катнашам, бик көчле яшьләр килә. Аларның белем алып, үз юлларын табуларына да сөенәм. Мин аларга һәрвакыт: «Сез теләсә кайда эшли аласыз. Кайда гына эшләсәгез дә, үз урыныгызны табып, кешелеклелек сыйфатларын югалтмагыз», – дип әйтәм», - диде Рамилә Сәгъдиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100