news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме Рөстәм Хаҗиповка Орбели исемендәге премия тапшырылды

Медицина фәннәре докторы Рөстәм Хаҗипов баш мие үсешен өйрәнүдә тикшеренүләре өчен зур бүләккә лаек булган.

КФУ галиме Рөстәм Хаҗиповка Орбели исемендәге премия тапшырылды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының нейробиология фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Рөстәм Хаҗипов Леон Орбели исемендәге премия белән бүләкләнде. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге премияне Россия Фәннәр академиясе бирә. Ул эволюцион физиология өлкәсендә күренекле эшләре өчен тапшырыла.

Медицина фәннәре доктор Рөстәм Хаҗипов Франция Фәннәр академиясендә тикшеренүләр директоры булып та эшли. Аның эшләр циклында нерв системасы үсеше физиологиясе өлкәсендә принципиаль яңа мәгълүмат тупланган.

Бу мәгълүмат кимерүчеләр һәм кеше онтогенезының башлангыч этапларында баш мие нейроннары челтәренең эшчәнлеге турында төп принципларны формалаштырырга ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100