news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәбият белгече Нурфия Йосыпова: Гази Кашшаф – Җәлил фәненә нигез салучы

«Ул шагыйрь иҗатын туплауга, өйрәнүгә зур өлеш кертә, томлыкларын әзерләүне башлап йөри», - диде ул.

Әдәбият белгече Нурфия Йосыпова: Гази Кашшаф – Җәлил фәненә нигез салучы
Салават Камалетдинов

КФУ профессоры, әдәбият галиме Нурфия Йосыпова «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясендә Гази Кашшафны Җәлил фәненә нигез салган галим дип атады.

«Сугыштан соң әдип иҗатын өйрәнү 1953 елның 25 апрелендә «Литературная газета» битләрендә шигырьләре басылып чыгу белән башланып китә һәм 1980 нче елларның икенче яртысына кадәр дәвам итә. Җәлил иҗатын фәнни-теоретик һәм методологик нигездә өйрәнү башлана. Нәкъ менә Гази Кашшаф Җәлил фәненә нигез салучы булып тора, шагыйрь иҗатын туплауга, өйрәнүгә зур өлеш кертә, томлыкларын әзерләүне башлап йөри», - диде ул чыгышында.

Нурфия Йосыпова әйтүенчә, аның укучысы Рафаэль Мостафин Җәлилнең шәхесен, көрәшен, иҗатын ил һәм дөньякүләм танытуда олы хезмәт куя, тормышын өйрәнүгә бөтен гомерен багышлап, Җәлилче галим булып таныла.

«Җәлилне өйрәнү фәнендә галимнәр Роберт Бикмөхәммәтов, Мөхәммәт Гайнуллин, Нил Юзиев, Әбрар Кәримуллин, Шәмси Хамматов, Вячеслав Воздвиженский, Тәлгать Галиуллин, Фоат Галимуллин, Суфиян Сафуанов, Әмир Мәхмүдов, Канәфи Бадыйков һ.б. эзләнүләре дә җитди табышларга, яңа башлангычларга юл ача», - диде ул.

Җәлил иҗатына багышланган фәнни диссертацияләрнең нәкъ менә 1960–1980 еллар аралыгында язылуы игътибарга лаек.

«1955 елдан башлап, 1982 елга кадәр Роберт Бикмөхәммәтов (1955), Нил Юзиев (1956), Гази Кашшаф (1960), Вячеслав Воздвиженский (1968), Исхак Зәбиров (1971), Рафаэль Мостафин (1971), Йолдыз Исәнбәт (1970), Әмир Мәхмүдов (1980), Сәлимә Арсланова (1982), Канәфи Бадыйковлар (1982) тарафыннан Муса Җәлил иҗаты буенча 11 диссертация яклана. Бу исә Җәлил иҗатын системалы өйрәнүнең фәнни методологиясен эшләү мөмкинлеген бирә», - диде әдәбият галиме.

Нурфия Йосыпова «Җәлил укулары»ның башлангычы 1960 елларда Казан университеты белән бәйле булуын да билгеләп үтте. «Беренче укулар безнең уку йортында оештырыла башлый һәм бүген дә Татарстан Милли музее, Муса Җәлил музее белән берлектә эзлекле төстә дәвам итә. 1983 елда Казанда Муса Җәлилнең музее оештырыла һәм үз тирәсенә җәлилче галимнәрне, әдипләрне, тәнкыйтьчеләрне туплап, чын мәгънәсендә Җәлилне өйрәнү үзәге булып оешып җитә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100