news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ галиме Ләйлә Минһаҗева: «Гомер моңы»нда Роберт Миңнуллинның йөрәге ачылмый калды

КФУ галиме Ләйлә Минһаҗева: «Гомер моңы»нда Роберт Миңнуллинның йөрәге ачылмый калды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Роберт Миңнуллин һәрвакыт җәмәгатьчелеккә ачык булды»

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин истәлегенә (1948-2020) багышланган «Гомер моңы» спектакленең премьерасы узды. КФУ профессоры, тәнкыйтьче Ләйлә Минһаҗеваның «Гомер моңы» спектакленә карата фикерен тәкъдим итәбез.

  • Сценарий авторлары – Булат Минкин, Айгөл Минкина, Таңсылу Сабирова. Режиссеры – Эльдар Гатауллин. Инсценировка Роберт Миңнуллинның тормыш этапларын – балачактан алып, соңгы көннәренә кадәрге яшәешен чагылдыра. Төп рольләрдә – Айрат Шамс, Рамил Вафин һәм Баязит Кәримов.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының ишеген ачып керүгә безне шагыйрь архивыннан фотокүргәзмә көтә иде: биредә гаилә тарихы да, иҗат юлы, эшчәнлекне ачкан фотоларның бай булуы да игътибарны шундук җәлеп итте.

Роберт Миңнуллинның кызыклы һәм бай тормыш юлы беркемгә дә сер түгел. Ул һәрвакыт җәмәгатьчелеккә ачык булды: иҗатында, истәлекләрендә, соңгы елларда инстаграмда да иҗат серләрен һәм яшәү рәвешен һәрдаим чагылдыра килде. Бу – авырлыклар, табышлар һәм югалтулар, биек үрләр белән тулы тормышны сәгать ярымлык спектакльгә сыйдырып бетерү, әлбәттә, җиңел эш булмагандыр. Шуңа күрә булса кирәк, спектакль барышында чорларны аерып торучы кискен киртәләр күзгә ташланмый.

Күңелдә ризасызлык тудырган мизгелләр турында...

Режиссер Эльдар Гатауллин спектакльне унике өлешкә бүлеп куйса да, без аны гомумиләштеребрәк карар идек. Беренчесе – балачак, яшүсмер һәм студентлык дәвере, иҗатның башлангыч чоры. Икенчесе – талантлы шагыйрь булып танылу, редакцияләр, мөхәррирлек, яңа үрләр, депутатлык чоры. Дөресен әйтик, балачак һәм яшүсмерлек чорының сәхнәдән бирелеше күңелдә ризасызлык тудырды. Спектакльнең, «Мин абзар яндырган малай» сүзләре белән ачылуы, артистларның бер үк сүзне кабатлап, сәхнәне иңләп-буйлап чабып йөрүләре, күңелдә ризасызлык һәм җавапсыз калачак сораулар тудырды, хәтта, гаҗәпләндерде дә. Автор спектакльне кульминациядән башларга теләгән, аңлашыла. Әмма бу – уңышсыз башлам. (Әлеге истәлек, үз вакытында безнең дә игътибарны җәлеп итте, билгеле. Һәм без аны Гөлҗәүһәр апаның – әнисенең көчле педагог булуы белән бәйләгән идек).

Балачак белән бәйле күпме матур хатирәләр саклана язучы архивында. Лирик рухлы шагыйрьне, тыныч холыклы, затлы, үзе шаян да шагыйрьнең тормышын һәм иҗатының чишмә башын бу планда ачып җибәрү, безнең карашка, уңышлы түгел. Спектакль дәвамында, өзек-өзек әйтелгән мәгълүматлар, шулай ук, язучының тормышы, иҗаты белән якыннан таныш булмаучыларга аңлаешсыз калды. Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» (Сара Садыйкова көе) җыры Әлфия Авзалова башкаруында күпчелекнең күңеленә мәңгелеккә урын алды. Моңа өстәп, ул үзенең туганнарын, энекәшләрен бик ярата иде. Юкка гына ул «Энекәшләр» шигырен язмады, әлбәттә:

Берегез – Фән! Берегез – Рим!

Берегез – Ким!

Горур булыйк энекәшләр,

Без кемнән ким?!

... Салсал батыр, Камыр батыр,

Алып батыр

Көрәшләрдә дошманнарны

Алып атыр!

Шушындый дуслыкны ачкан эпизодтан ник башламаска! Чарада яшьләр, балалар да күп иде. Менә дигән тәрбия!

Яшьлек чоры, студент елларының бирелешендә дә кызыклы табышларның булмавы, традиция буларак, татар сәхнәсенә ныклап керә башлаган үзенчәлекле декорация, сәхнәдәге караңгылык кәефне инде тәмам төшерә язган иде. Әле ярый алдагы этап – язучының оста җыр текстлары авторы булуын ачу этабы башланды. Шуннан соң сәхнә беркадәр тынычланды, шәхес һәм иҗат ачыла башлады. Затлы җыр текстлары, милли көйләр автор образын, «лирик мин»не матур гына ачты. Аннан соңрак сәхнәдә тудырылган шау-шу, давыл үзен аклый. Чөнки чоры шундый иде. Инде монда тыныч калырга ярамый. Бу тормыш этабының яңа баскычы – үзгәртеп корулар, өскә зур җаваплылыклар алу чоры һ.б.

«Сайланган шигырьләр йөрәкләргә үтеп кереп, сыкрата алмады...»

Габдулла Тукай үз вакытында «... шагыйрьлек – миңа Аллаһ тарафыннан бирелгән бер куәт. Шунлыктан аның берлә мактанырга хакым юк», - дип язып калдырган. Шагыйрьлек таланты Роберт Миңнуллинга да Аллаһ тарафыннан бирелгән бер бүләк иде. Һәм ул аны гомер азагына кадәр матур итеп, Шагыйрь исеменең дәрәҗәсен белеп, саклап йөртә алды. Әмма, сәхнәдә бу талант тулаем ачылмады.

Иҗатка карата әйтелгән хаксыз бәяләр үз вакытында шагыйрь йөрәген нык яралады. Бу мәсьәләгә спектакль авторлары да игътибар иткән. Кыска гына аралыкта, берничә җөмлә белән генә дә алар хаксыз тәнкыйть һәм иҗатның зурлыгын ачтылар, монысы өчен зур рәхмәт. Спектакльнең бу өлешен караганда, ирексездән, кабат, Роберт Миңнуллинның шигырь юллары күңелгә килде:

Бик сыек бит шигырь язган

Язу карагыз...

Башта сез минем шикелле

Язып карагыз! (»Көнләшүчеләргә»).

Җавабында да усаллык юк бит аның. Әмма... Туры Тукай да үз вакытында 3ариф Бәширигә «Җавап» шигырен язган:

Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул,

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул.

Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!

Телләрең сузган буласың, – җитми, җитми, кит күчеп.

Кит хәзер, ләкин китәрдә сал колак бу сүзгә бер:

Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр!..

Роберт Миңнуллинның шигырьләрендә, җырларында халык моңы, халык язмышы иде. «Татарларым» оран-поэмасы үзе генә дә ни тора! Кабатланмас, көчле лирик, шигырьләре белән аналарга, туган ягына һәйкәл салган шәхес, балалар әдәбияты өлкәсендә Габдулла Тукай, Шәүкәт Галиев традицияләрен дәвам итеп, Тукай, Абдулла Алиш исемендәге премияләргә һәм Ганс Христиан Андерсен исемендәге Халыкара Мактаулы Дипломга лаек булган шәхес иде.

Балалар өчен иҗат итү җиңел дисәләр дә, ул иң авыр өлкә. Монда бала психологиясен, педагогика таләпләрен, балаларның ихтыяҗын белү таләп ителә. Белемле иде шагыйрь, кызыксынучан һәм бик тынгысыз иде. Кызганыч, шагыйрьне ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты иткән әлеге өлкә дә, шагыйрьнең иҗат газабы, өзгәләнүләре белән бәйле йөрәге дә тулысы белән ачылмый калды. Сайланган шигырьләр йөрәкләргә үтеп кереп, сыкрата алмады. Аерым очракларда укылыш та чын йөрәктән чыкмады. Бит беләбез, «Йөрәктән чыккан гына – йөрәккә барып ирешә».

«Алда әле омтыласы биеклекләр, ирешәсе уңышлар бар»

Спектакльнең кульминациясе, безгә калса, соңгы минутлар – Роберт Миңнуллинның йөрәктән чыккан аһәң белән, «Бәхетле булыгыз» шигырен укуы иде. Бу йомгак күпләрнең күзләрен чылатты да инде.

Әмма, ничек кенә булмасын, спектакль бар. Аның максаты изге – шагыйрь Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин исемен мәңгеләштерү, хәтердә саклау. Һәм бу – кирәкле эш. Милләт өчен, тирәлек, киләчәк буыннар өчен кирәкле. Кимчелексез генә берни дә була алмый. Димәк, алда әле омтыласы биеклекләр, ирешәсе уңышлар бар.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына уңышлар телибез.

  • Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында дөньяга килә. Балачагы һәм яшьлек еллары Шәммәт, Аккүз авыллары белән бәйләнгән. Аккүз авылындагы сигезенче классны тәмамлагач, ул Уфага китеп, сәүдә-кулинария училищесына укырга керә, беркадәр вакыт туган колхозында эшли.
  • 1966 елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлый, Илеш район газетасы «Маяк» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шагыйрьнең шуннан соңгы тормышы Казан шәһәре белән бәйләнә. Ул бирегә килеп, университетның тарих-филология факультетына укырга керә. 1973 елда, укуын тәмамлагач, балалар газетасы «Яшь ленинчы»да эшли башлый.
  • 1977-1983 елларда әдәби эшчәнлеген «Казан утлары» журналында дәвам итә. 1983 елдан Роберт Миңнуллин – Татарстан телевидениесенең баш редакторы, бераздан «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире вазифасын башкара. Озак еллар дәвамында Татарстан Балалар фондын җитәкли. Соңгы елларда ул – күренекле дәүләт эшлеклесе, депутат, сәясәтче.
  • Роберт Миңнуллин дистәләгән китаплар авторы. Шигырьләре рус, башкорт, каракалпак, казах, төрек, чуваш һәм күп кенә башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Шагыйрь 2020 елның 27 мартында 71 яшендә вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot