Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ галиме кошларның көзге очышлары аномалиясе турында сөйләде
Быел көз аномаль җылы булу сәбәпле, күчмә кошлар җылы якка китәргә ашыкмый. Татарстанда әрәмә чыпчыклары (славка), кыйгырлар (чеглок), ак койрыклы диңгез бөркетләре (орлан-белохвост), бакланнар һәм чомгалар ноябрьгә кадәр калган. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов сөйләде.
«Климатик факторларга бәйле рәвештә, күчмә кошлар җылы якларга өч эшелон булып китә. Кошларның беренче эшелоны җылы якка әле җәй көне үк, яр карлыгачлары һәм шәүлегәннәр августта китте. Алар тиешле вакытта үзләренә салкын булганнан түгел, ә ачлыктан китте. Кошларга азык җитми һәм бу якты көн озынлыгына бәйле. Кошларның төп массасы икенче эшелонда китә, ул хәзергә кадәр сузылды», – диде ул.
Шушы көннәрдә аңа Казанда күктә торналар күренүен хәбәр иткәннәр. Бу кошлар әле октябрьдә үк китәргә тиеш булган. Инде ноябрьнең беренче декадасы узды, ә кошлар китүнең икенче дулкыны әле дә дәвам итә.
«Бу көз шактый җылы булганга шулай, кайвакыт көндезге температуралар 10 градуска кадәр күтәрелде, хәтта кайбер бөҗәкләр дә уянды», – диде Илгизәр Рәхимов.
Гадәттә бөҗәкләр белән туенучы кошлар икенче эшелон булып китә. Татарстаннан уткойрыклар (горихвостка), чебенчеләр (мухоловка), карлыгачлар киткән инде. Әмма кайбер кошлар озак вакытка тоткарланган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз