news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме: Көз 19-20 сентябрьдә киләчәк

Профессор сүзләренчә, бу айда уртача тәүлек температурасы +12 градус тәшкил итәчәк.

КФУ галиме: Көз 19-20 сентябрьдә киләчәк
Султан Исхаков

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Сентябрь аенда уртача һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булачак. Климатик үлчәүләр буенча, быел ул 19-20 сентябрьгә туры килә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

“Яз тәүлекнең уртача температурасы +10 градуска җиткәндә һәм 10 градустан югары булганда, ә көз температура +10 градустан түбән булганда башлана”, - диде галим.

Юрий Переведенцев сентябрьдә уртача тәүлек температурасы +12 градус тәшкил итәчәген әйтеп узды. Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча бездә сентябрь суык булмаячак. Явым-төшемнәр дә норма чикләрендә, ягъни 50 мм чамасы тәшкил итәчәк”, - дип сөйләде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100