news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Гарифуллин фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде

Рамил Гарифуллин фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ»

Казан федераль университетының зур Гыйльми советы КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллинны фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясенә тәкъдим итте. Галим - гомумфедераль әһәмияткә ия фәнни монографияләр циклы авторы.

Рамил Гарифуллинның хезмәтләре төрле бәйлелек проблемаларына багышланган. Ул психологиядәге яңа юнәлешләр - манипуляцион һәм постмодернистик психология нигезләрен булдырган.

Галимнең «Психологик иминлек концепциясе» Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан кертелгән. Аның нигезендә хәзер республика мәктәпләрендә бәйлелеккә яшерен профилактика үткәрелә.

Моннан тыш, галим төбәкнең коррупциягә каршы программасын әзерләүдә дә катнашкан. Ул «финанс бәйлелегеннән» (ришвәт алуга һәвәслек, кредитлар яки комарлы уеннар белән чиктән тыш мавыгу) интегүче коррупционерларның фикерләве ничек формалашуын өйрәнгән. Әлеге мәгълүматлар нигезендә коррупцияне кисәтергә ярдәм итә торган алымнар булдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot