Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ галиме быел җәй экстремаль эссе булу ихтималы турында сорауга җавап бирде
Идел буена Скандинавия ягыннан килгән антициклон икенче атна тора. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев июньнең икенче яртысында Казанда булачак һава торышы һәм 2010 елгы аномаль эсселек быел кабатлану ихтималы турында «Татар-информ»га сөйләде.
«2010 елда блокировкалаучы антициклон Россиянең бөтен Европа өлешен биләп алды. Кайнар һава агымнары Урта Азиядән килде, кайбер көннәрдә һава температурасы 39 градуска кадәр күтәрелде. Мондый экстремаль хәлләр безнең якларда сирәк була, быел алар кабатланырга тиеш түгел», - диде ул.
Якындагы декадада Казанда аномаль эсселек көтелә. Әмма Россия Гидрометеорология үзәгенең төзәтелгән фаразы буенча июньдә шәһәрдә уртача айлык температура нормага якын булырга тиеш. Шулай итеп, айның икенче яртысы салкынча булачак, дип фаразларга мөмкин булыр иде. Ләкин аның шулай булачагы икеле, дип саный агентлык әңгәмәдәше.
«Айның икенче яртысы салкынча булсын өчен, Арктиканың ачылуы кирәк. Ул майда ачылган иде. Әгәр Төньяк Атлантика безгә циклоннар җибәрсә, салкынайта алыр иде. Барысы да атмосфера циркуляциясенә бәйле. Ләкин мин айның икенче яртысы салкын булачагына өмет аз дип саныйм», - дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.
Тикшеренүче мәгълүматлары буенча, җәйнең беренче ае Казанда коры булырга мөмкин, ә аның уртача температурасы климат нормасыннан югарырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз